Архив
« 2017 »
« Ноябрь »
ДСЧПҖШЯ
  1  2  3  4  5
  6  7  8  9101112
13141516171819
20212223242526
27282930
    Бүген
17.11 17 ноябрь - Халыкара студентлар, Участок инспекторлары көне. Бүген журналист Рифат Фәттаховның (1966) туган көне.
    Истәлек
Әлеге программа бездән истәлек булсын!
    Безнең банер


Татар яшьләре бездә туслана



Qazan Radiosi

Яңа ел килә!
Яңа елга ничә көн калганын саный башладыгызмы инде?!

Ә Яңа ел якынлаша да якынлаша! Урамда ,өйдә, эштә...гел шул тема: "Яңа елны кайда ничек, кем белән каршылыйсың?" "Үткән ел шулай, болай булган иде", диешәләр.. Яңа елны теләсә ничек кенә каршылыйсы килми шул! Нәкъ шушы кичтә ниндидер могҗиза булыр төсле! Әллә нинди кызыклар уйлап табасы, оригинальрәк кыланасы килә! Шулай да кайда һәм ничек булуга караганда, кем белән каршылавың мөһимрәк шикелле. Матур итеп бизәлгән яшел чыршы, мул өстәлнең тәмле исләре, шәмнәрнең романтик яктысы, чыршы астындагы бүләкләр.. Ә ишектә --кыңгырау тавышы. Кыш бабай белән Кар кызын, билгеле, көтмисең... Ишекне ачуга, сөенеченнән елмаеп... Мәхәббәтең басып тора.. Урамда ап-ак дөнья, әллә нинди серле ак карлар ява.. Иске елның соңгы минутлар якынлашып килә...Яңа ел сөенечләре-көенечләре белән каршыңа ашыга! Әкияттәге кебек теләкләр теләр чак бу! Киләсе елның гаилә җанлы Үгез елы буласын искә алганда, күңелдәге сөюле хисләрнең дә чынбарлыкка тоташып китүе бик мөмкин...

Яңа ел киченең караңгы бер төнендә өч мосафир юлга чыккан ди. Бер өй күреп, ишеген шакырга булганнар. Ишекне ачкан хуҗа алардан сораган :
--Сез кемнәр?
--Без – Саулык, Мәхәббәт һәм Байлык, -- дигән мосафирлар.—Безне кунарга кертмәссезме икән?
--Кызганыч, безнең бер генә буш урыныбыз бар, -- дигән хуҗа.—Хәзер гаиләм белән кайсыгызны кертергә икәнен киңәшеп чыгыйм әле..
"Әйдәгез, Саулыкны кертик", дигән хуҗаның авыру әнисе.
"Мәхәббәтне", дигән кызы.
"Юк, Байлыкны кертик", дигән хатыны.
Болар бәхәсләшкән арада..... мосафирлар китеп тә барган ди..

Булмас.ру.дан теләк шул Сезгә: Яңа елда өегездә Саулык, Мәхәббәт һәм Байлыкка урын табылсын! Булмас.ру. чыршысы астында теләгән һәр теләгегез чынга әйләнәчәк, һәрнәрсә теләгәнегезчә булачак! Яңа ел белән Сезне!
© Булмас.ру 2004-2009 ел

4.Сандугач
19:58 08.12.2008
...Маладис!!!Бииик матур язганың...гел...Уңышлар сиңа! Бездән бигрәк, үзең бәхетле бул! бай яшә! Һәм, иң мөһиме, сау-сәламәт бул! Якынлашып килүче бәйрәм белән!
5.Исемегез
19:59 08.12.2008
...
6.Гульназик:)
22:08 08.12.2008
...серый исеменне яз))
7.Әлфия
12:44 09.12.2008
...RaHimsiZ,
8.МОТЯ
13:11 10.12.2008
...Кыш бабайнын килмэве бик кызганыч
9.Ансат Шулаева
16:59 10.12.2008
...Дусларым, Яңа елны каршы алырга чакырыгыз әле...
10.МӨҺИМ ТҮГЕЛЕВА
20:06 10.12.2008
...Ансат! Кил безгә..Чаллыга. кунак булырсың, ял итәрсең
11.solomonelya
18:42 11.12.2008
...ух кар кайчан явыр!
12.МИН
19:09 11.12.2008
...бэлки карны жыелып сатып алырбыз себердэ ба ди ул...........
13.кар кызы
20:05 11.12.2008
...кыш бабаем кайчан кыш җитә соң?????????
14.Кыш
08:59 12.12.2008
...Тиздэн, бик тиздэн мин килеп житермен,котегез!
15.solomonelya
16:44 12.12.2008
...бедэ кар! уррррррррррррааааааааа!!!!!!!!!!!!
16..Лейсан
20:26 12.12.2008
...Кыш син кайчан уилергэ уйлыйсын???????????????
17.Кыш эбие
21:53 12.12.2008
...кыш бабай, кар кызы сез монда нишлэп йорисез доньгызны онытып, марш на репетицию!
Карале син боларны, мин доньяны шау-гор китереп эзлэп йорим аларны, э алар монда булмаста быты-быты килеп утыралар!
Хэзер суык бабайны да тапсам, кыш та килер, кар да явыр, куктэге бабай саранлашмаса!
18.ТАТДИГ
19:23 06.11.2017
...Участие в проекте поможет увеличить количество посетителей Вашего сайта, не упустите
такую возможность.

Одна страница вашего сайта "http://nevesta-kazan.narod.ru/links/index.htm"
уже добавлена в поиск.

Для полноценного участия в поиске, установите код на Вашем сайте.
https://www.nigez.com/add.php

ТАТДИГ поиск - https://www.nigez.com/


БУЛМАС.РУ - Первый татарский сайт желтых новостей. Татарский чат, татарские знакомства - это то, что вы найдете на этом сайте. Сайт полностью на татарском языке: новости, комментарии и даже приколы - все только на татарском. Радио тамаша "Корыган ботак" это тоже наш проект.
Булмас.ру © 2004 - 2009
При перепечатке и цитировании материалов ссылка обязательна
mail@bulmas.ru